ПРОТЕ’КТОР и. лат. 1) иск. кит. Яклаучы, саклаучы 2) тар. Аерым шартларда тәхет варисы балигъ булганчы дәүләт белән идарә итүне үз өстенә алган кеше; регент. Сорыйбыз без чын күңелдән, галиҗәнап, Ил турында кайгыртуны, падишалык – Хакимлекне алмассыңмы үз кулыңа? Протектор, урынбасар булып түгел – Васый булып, өлкән абза булып түгел, Патшалыкка каны, җаны, тумышы да, Сафлыгы да шөбһәсез бер варис булып! У.Шекспир 3) Протекторат урнаштырган дәүләт 4) махс. Пневматик шинаның тышында шина белән юлның тоташуын арттыра торган сырлы калын резина катламы. --- Сафуанов шоссе юлдан урманга каерып кергән җиңел машина эзләренә тап булган иде. Көпчәкләр арасы, протектор сырлары һәм кайбер башка билгеләр «Москвич-412»гә туры килә. А.Тимергалин. Т-150 тракторының протекторы яңа чыгарылган «Беларусь»ныкына охшаган икән. Татарстан яшьләре 5) тех. Төрле җайланмаларны яки аларның аерым өлешләрен механик, химик һ.б.ш. тәэсирдән саклый торган катлам. Цинк белән капланган тимерне әче тирәлектә коррозиядән саклау өчен, протектор сыйфатында нинди металл кулланып була? Гомуми химия |