ПРОТЕ’ЗА и. гр. лингв. Ике яки берничә тартыкка башланган сүзләр башында – әйтелештә сузык аваз, сузыкка башланганнарда тартык аваз өстәлү күренеше (мәс., өстәл, эшләпә, диал. йөзлегү – әд. өзлегү). Кимчелек, хаталарның кайберләре тора-бара тискәре иҗтимагый күренешкә әверелә. Мәсәлән, протеза, эпитеза --- күренешләрендә нормалардан тайпылу аеруча ешайды. И.Низамов. Алынмаларда оригиналь сүзгә татарча әйтелештә өстәмә сузыклар (протеза, эпитеза) ялгана. Р.Әхмәтьянов. Рус-европа алынмаларында протеза яки сүз башына аваз өстәлү күренеше характерлы. Татар халык мәкальләренең лексикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә