ПРОТЕЗ и. гр. 1. Гәүдәнең кайсы да булса өлеше формасында төрле материалдан ясалган яки тәннең югалткан әгъзасын кабатлый торган җайланма; тәннең ясалма өлеше. Барысы да – йөри торган яралылар. Кайсының ярасы төзәлеп беткән, протез көтә. Кайсына икенче операция ясарга тиешләр. Х.Камалов. Каршылык күрсәтү кая, аягымдагы протезны да ныгытырга өлгерә алмый калдым. Р.Мөхәммәдиев. Дәү әтинең аягында Протезы шыгырдаса, Куркып китәм: Протез түгел, Әйтерсең җир ыңгыраша. Х.Халиков 2. с. мәгъ. Өзелгән яки операция ярдәмендә киселгән аяк, кул, төшкән теш һ.б. деформацияләнгән органнар урынына ясалган, үзенеке түгел, ясалма. [Картның] Ап-ак протез тешләре белән протез аңкау чылтырап асфальтка тәгәрәде. Р.Батулла. Чиләбе солдаты терелер, савыгыр, аңа протез аяклар куярлар, өйләнер, балалары, оныклары булыр. К.Сатиев. Сәфәргали абзый кырынды, протез тешен марганцовкалы суда чайкатып кабып, киемнәренең әйбәт дигәннәрен генә киенде дә чыгып китте. З.Фәйзи |