ПРОСТЫНЯ и. рус Урын-җиргә, ятакка җәелә торган, шулай ук башка максатларда файдаланыла торган озын, зур һәм киң тукыма кисәге. Бу беренче бәладән мине врачлык сизгерлегем коткарды: авыруны коендырырга, юеш простыня белән төреп тотарга куштым ---. Г.Кутуй. [Авыл яшьләре] Кайберләре инде өйләнешеп беткәннәр, дүрт кешелек бүлмәләрдә, уртага простыня корып, икешәр квартира ясаганнар. М.Мәһдиев. Илгизәр ялт кына торып басмакчы була да, ыштансыз икәнен белгәч, простыня белән алдын каплый. Ф.Яруллин |