ПРОСТРА’НСТВО и. рус 1) физ. Чиксез киңлек (бөтен үлчәнешләрдә, юнәлешләрдә). Җирнең үзендә үк кешелеккә параллель икенче төрле яшәеш, күп үлчәмле киңлекләр (пространстволар) --- бар икән. Ә.Баян. «Ачык пространство»га чыккач, җирнең тарту көчен әз генә булса да сизеп буламы, әй? Н.Хәсәнов. Без --- пространствода кая теләсәк, шунда ирекле күченеп йөри алабыз. Р.Фәизов

2) филос. Туктаусыз үсештәге материя яшәешенең киңлек һәм күләм белән характерлана торган гомуми төп объектив формаларының берсе (вакыт белән бергә). Кеше өч үлчәм кысаларында фикер йөртә: пространство, вакыт, материя. Р.Хәкимов. Вакыт һәм пространство мөнәсәбәтләрен еш кына хронотоп дип тә йөртәләр. Х.Миңнегулов

3) Җир өслегенең чиге күренми торган зур кишәрлеге; нәрсәнең дә булса зур мәйданы. Без иксез-чиксез Россия белән бер пространствода яшәргә дучар ителгәнбез. Р.Миңнуллин. Зур пространстволар (дәүләт биләмәләре) киңәйгән саен, иҗтимагый аңда зуррак – төрле аллаларга сыенучы кавемнәрнең уртак территориясе өчен җаваплылык тәрбияләү ихтыяҗы туа ---. Татар миссиясе: Татар язмышына эзотерик анализ

4) Берәр нәрсә арасындагы бушлык; нәрсәне дә булса сыйдыра ала торган аралык. Бу хәлләрнең барысы да ниндидер бер йомык, төгәл билгеләнгән пространствода булды. Т.Кәримов. Тамыр һәм тамырчалар үлмәсен өчен, үсемлек кислородны яфраклар аша йотып, күзәнәкара пространство аша күчерергә җайлашкан. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә