ПРОСТИТУ’ЦИЯ и. лат. Акча табу максаты белән, күпчелек очракта хатын-кызларның, сирәгрәк – ир-егетләрнең үз тәннәрен башка кешеләргә җенси ләззәт алу өчен сатуы; фәхешлек. Безнең көннәрдәге сугышлар да, наркомания һәм проституция кебек үк, бизнесның иң төшемле, акчалы, файдалы формалары гына... Ф.Урманче. Акча, акча дип, сәхнәне проституция юлына бастырырга телисез икән, әйдәгез, бөтенебез дә чишеник алайса. А.Әхмәтгалиева |