ПРОСТИТУ’ТКА и. рус сөйл. Проституция белән шөгыльләнүче хатын-кыз; фахишә. Хайлыйм, хайлыйм хайларга, без керештек байларга. Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга. Яшенче, дип әрлибез, доносчы, дип хурлыйбыз; Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз. Г.Тукай. Шулай проституткаларныкына капма-каршы ысул белән акча эшләүчеләрне «наёмщик» диләр. З.Фәйзи. – Аңлыйм тел төбегезне, – дип бүлдерде аны Мөнирә. – Шулай була торып та, ничек проститутка, ягъни профессиональ тәтәй булдыгыз, дип сорамакчы сез. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә