ПРОСПЕКТ II и. лат. 1) Басылып чыга торган китап-журналның җентекле планы, программасы, кыскача эчтәлеге. Һәр укытучыдан гыйльми эшләренең проспектын яздырып алды. Х.Сарьян. Сәгать өчтә галим-голәма гомумән кыза, --- проспектлар карау, диссертациягә отзывлар язу – барысы да шушы сәгатьләрдә сөйләшенә. М.Мәһдиев. Энциклопедик басмаларны әзерләү барышында лөгатьлек – булачак хезмәтнең бик күп үзенчәлекләре, төзелеше чагылган проспект, басманың тулаем системасын һәм регламентын билгеләүче документ дип әйтергә мөмкин. Милли нәшрият һәм китап редакторы

2) Сатыласы товар һәм күрсәтеләсе хезмәтләргә күзәтү ясау һәм аларны сатып алу ысуллары язылган реклама характерындагы белешмәлек, каталог. Факслардан, төрле проспектлардан, чагыштырулар, валюта курсларыннан, яңа технологияләрдән һәм моңарчы миңа билгеле булмаган җиһазлардан, җайланмалардан ардым. Т.Кәримов. Туристлар өчен --- чыгарылган проспектта аның [Солтан Санҗар кабере һәйкәле] турында тикшерелә торган мәсьәләгә кагылышлы шундый мәгълүмат бар. Татар миссиясе: Татар язмышына эзотерик анализ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә