ПРОСПЕКТ I и. лат. Шәһәр җирендә киң һәм туры озын урам. Метро поезды, безне Маркс проспекты станциясендә калдырып, җир тишегенә чумып югалды. М.Юныс. Киң проспект салу өчен, бу урамны сүтәргә кирәклеген һәркем аңлый. А.Хәсәнов. Ашыгуымны да онытып, Җиңү проспекты метро станциясе ишек төбендә аз гына ышыкланып торырга булдым. Р.Фәйзуллина |