ПРОРЕ’КТОР и. лат. Ректор урынбасары. Комиссия председателе, проректор Әмин Айбулатов һәр кандидатурага бәйнә-бәйнә характеристика бирә башлады. Х.Сарьян. Институтның проректоры, Мәскәүдә вакытта ВАКка кереп, Маратның диссертациясе расланганны белеп кайткан икән. М.Мәһдиев. Янында утырган университет проректоры язмача килгән сорауларны укыган арада, Әмир Әхмәдиев үзенә игътибарлы күзләрнең иясе турында уйланып алырга өлгерә. Т.Галиуллин |