ПРОРАБ и. рус Төзелеш белән турыдан-туры җитәкчелек итүче. – Сез монда, апайлар, нефтьчеләр өчен яңа шәһәр салачаксыз, – диде аларга прораб. Г.Әпсәләмов. Хатын --- прорабка күрсәтмә-боерыклар бирмәде, проект кулыгызда, үзегез чамалап эшләгез, диде. Н.Гыйматдинова. Флүр Сәхбиевич та үзенең прораб икәнен һәм хәзерге вакытта нинди объект коруын бик озынга сузмыйча, --- әйтеп үтте. Р.Кәрами |