ПРО’ПУСК и. рус 1) Берәр урынга керү яки чыгу өчен документ, рәсми таныклык. Зәйтүнәнең кемлеген аңлап җиткермәсә дә, пропуск яздырырга вәгъдә итте. М.Маликова. Госпитальгә баргач, Венераны Илдар янына бик озак кертмәделәр. --- Пропусклар бирә торган хатын: – Сез авыруның кеме соң? – дип сорады. Р.Хәбибуллина. --- мин сезне махсус пропусклар, радиация объектларына керү хокукы бирә торган документларга ябыштыру өчен фоторәсемгә төшерермен ---. Р.Мирхәйдәров 2) к. пароль. Шәмси, пропускны әйтеп, часовойдан дивизия штабына юл сорады. Г.Бәширов. [Часовойны] әле генә алыштырдылар. Пропускларын да белдем – «Прага». Ә.Айдар |