ПРОПО’РЦИЯ и. лат. 1) мат. Ике чагыштырманың үзара тигезлеге. Квадрат тамыр алу, пропорция төзү ише нәрсәләрне дә күңелдән генә исәпли ала ул. А.Гыймадиев. Арифметик пропорция. Геометрик пропорция. Өзлексез пропорция 2) Кисәкләрнең, өлешләрнең үзара чагыштырма бәйләнеше. Мондый төзелешләрдә скульптура таләпләре үтәлми, әмма алар үзләренең пропорцияләре һәм сызыкларының аныклыгы белән таң калдыралар. Урта гасырлар тарихы. Төрле төсләр комбинациясен кулланып, --- бүлмәләрнең зурлыгы һәм пропорцияләренең төрлечә күренүен китереп чыгарырга, аларның яктыртылышын да яхшыртырга була. Тигез гомер итегез! 3) Нинди дә булса әйбернең аерым өлешләре, кисәкләре арасындагы микъдар бәйләнеше. Хәмиди аганы тәки-так кафедра бүлмәсенә эләргә туры килер; аныкы кече булса, пропорция бозылыр дип, аның портретын да Тукайныкы чаклы итеп ясатырга булды. Х.Сарьян. Табигатьтә төп төсләр – зәңгәр, яшел, кызыл. Калганнары шулар пропорциясеннән килеп чыга. Ә.Баян. Рәссамнар өчен пространство һәм пропорцияне үтәли «күрү» ничек мөһим булса, шагыйрь өчен Сүзнең куәтен һәм мәгънәви матурлыгын тоя алу – иң кирәк зарурлык. Р.Аймәт |