ПРОПОРЦИОНАЛЬЛЕК и. 1) Пропорциональ булу; пропорциялелек. Ул сайлап алган модельләрдә ачык беленеп торган сызыклар, тел-теш тидергесез форма, пропорциональлек өстенлек итә. Ватаным Татарстан. Бу күрсәткечкә дә аңлатманы кире пропорциональлек закончалыгы китереп чыгара, ягъни түләүләр арта, димәк, эшмәкәрләр саны кими бара. Шәһри Казан 2) мат. Пропорциональ рәвештә үзгәрә торган зурлыклар арасындагы үзара бәйлелек. F көче нинди чикләрдә үзгәргәндә, F көченнән чыбыкның озынаюы бәйлелеге туры пропорциональлек икәнен күрсәтегез. Алгебра. Пропорциональлек коэффициенты. Кире пропорциональлек |