ПРОПОРЦИОНАЛЬ с. 1) Кайсы да булса бер предметның икенче зурлыкка карата функциональ бәйлелеге. Бер өчпочмакның өч ягы икенче – аңа караганда кечерәк өчпочмакның өч ягына пропорциональ. Җ.Тәрҗеманов 2) Пропорцияләре дөрес булган; төгәл туры килгән. Аның [Айгөлнең] чибәрлегенә сокланып туярлык түгел иде. Аңарда дөрес булмаган, пропорциональ булмаган бер генә әгъза да, бер генә сызык та юк иде. З.Хәким. Пропорциональ, төзек формалар... – болар барысы да Андрей Боголюбский заманасындагы Владимир-Суздаль архитектурасын Урта гасырлар Европа төзелеш сәнгатенең зур хәзинәсенә әверелдерә. И.Гафаров. Гаиләдәге бал кортларының сыйфаты үзгәрү гаиләнең көченә туры пропорциональ рәвештә арта. Татар балы 3) мат. Бер зурлыкның кыйммәте зураюга (кечерәюгә) карап, икенче зурлыкның кыйммәте шулкадәр зурая (кечерәя) торган. Вакытлар узу белән, мода үзгәрә төшә. Ә күлмәк итәкләре кыскара бара. Монда без кире пропорциональ зурлык дигән математик төшенчәгә килеп төртеләбез. Р.Батулла 4) Пропорцияләрне, һәр тармакның үзара тигез бәйләнешен сайлауга нигезләнгән. Думаларга халыктан вәкил сайлау һәр халыкның санына пропорциональ --- система берлән булган. X.Ямашев. Халык хуҗалыгының пропорциональ үсеше |