ПРО’ПОЛИС и. гр. а.х. Умарта кортлары ачылып килгән бөреләрдән җыеп, умартаның эченә, ярыкларына, рам кырыйларына сылый торган, сумалага бай хуш исле антибактериаль матдә; умарта корты җилеме; тома балавыз. Гомер буена кулымнан прополис исе китмәде. С.Ибраһимова. – Кортлар өчен зур ярыкның кирәге юк, – диде Гыйльми. – Шуңа күрә кортлар аны, бал урлаучы бөҗәкләр кермәсен өчен, прополис белән сылап кечерәйткәннәр. Ф.Зыятдинов. Бал, кәрәздән тыш, ана кортлар, бал кортлары, прополис һәм бал икмәге җитештерелә. Татар балы |