ПРОПИ’СКА и. рус Кемнең дә булса даими торак урынында теркәлү акты; шул хакта паспортка язылган адрес. Ленинград пропискасы сугылган паспорты белән башкалада Тоглар кунакханәдән кунакханәгә күчеп йөри дә ала. Р.Мирхәйдәров. Ул, пропискага кереп, эшкә урнашырга өлгергән, аягы да төзәлеп килә. А.Әхмәтгалиева. Кирянов Арча кыры тарафларына бөтенләй йөрмәс була, пропискадан төшә. Ф.Вәлиәхмәтов |