ПРОПЕ’ЛЛЕР и. лат. Самолёт, аэрочана, глиссер һ.б.ш.ны хәрәкәткә китерә торган винт. Һавада «буш чоңгыллар» бар, самолёт ул урында төшеп-төшеп китә: пропеллерга җегәр юк. Ш.Галиев. Бер кулына яшел капчыгын тоткан, икенче кулын пропеллер кебек һавада болгый-болгый элдерә. Х.Камалов. Нинди пропеллер ул, һич туктауны белми... Әллә мотор шаулыймы? Г.Кашшаф |