ПРОПАН и. нем. хим. Ягулык итеп кулланыла торган иссез органик кушылма (туендырылган углеводород). Аның Әлмәттә нефтьчеләр белән очрашу мәҗлесендә: «Пропан, бутан... Хәсән Туфан», – дип шаяртканын Гариф Ахунов та еш кына көлеп искә ала иде. Р.Әхмәтҗан. Углевородлы чимал базары индивидуаль катнашмалардан (анда күбрәк газсыман чималлар: этан, пропан, бутан өстенлек итә) һәм шулай ук сыек углеводородларның катлаулы катнашмаларыннан тора. Химия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә