ПРОПАГАНДИСТ и. рус 1) Берәр фикерне, идеяне, тәгълиматны пропагандалаучы кеше. Ул елларда аны хөрмәтләп «Бөтенсоюз старостасы» дип тә, «Партиянең иң талантлы пропагандисты» дип тә йөртәләр иде. Г.Бәширов. Мөхәммәтулла Шәрифуллин --- үз дәверенең ялкынлы пропагандисты, ораторы да иде. Э.Шәрифуллина. 1943 елның май башында 25 татар солдатын татар эмигранты Яушев заводында эшләргә Познаньга җибәрәләр. Июльдә мине дә шунда пропагандист итеп җибәрергә булдылар. Р.Мостафин 2) тар. Лекция яки әңгәмәләрдә партия карарларын аңлатучы, сәяси түгәрәкләргә җитәкчелек итүче марксистик-ленинчыл партия әгъзасы. Андый мәсьәлә турында Фәтхи ашыгып язса, аның нинди коммунист, нинди организатор һәм нинди пропагандист булуы мөмкин?! Ш.Камал |