ПРОПАГА’НДАЛАУЧЫ и. к. пропагандист. Марксистик тәгълиматны пропагандалаучы әдип, кеше бәхетле тормышны үз куллары белән булдырырга, аның өчен көрәшергә тиеш, фикерен һәрвакыт алга сөрде. Р.Рахман. --- хәзерге заман органик химиясенә нигез салучы күренекле химик Россиядә рациональ умартачылыкны пропагандалаучы да булган. Фәнни Татарстан. Туган җиреннән читтә яшәсә дә, ул һәрвакыт татар җырларын пропагандалаучы, халкыбыз моңнарына тугрылыклы булып кала белде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә