ПРОПАГА’НДАЛАУ ф. Пропаганда алып бару. Ә шул ук вакытта аның әтисе – мулла – авыл яшьләре арасында ислам динен пропагандалый, дини тәрбия алып бара. Н.Акмал. Ул татар халкы яшәгән бөтен республика, край, өлкәләрне йөреп чыкты, татар әдәбиятын пропагандалауга үзеннән гаять зур өлеш кертте. Җ.Дәрзаман. Анда үлән белән дәвалауны пропагандалаган фитотерапия белгечләренең һәм им-томчыларның гына түгел, рәсми медицинаның күренекле белгечләренең --- бик файдалы тәкъдимнәре, киңәшләре басыла. Татарстан яшьләре Пропагандалап йөрү Озак вакытлар дәвамында пропагандалау белән шөгыльләнү. – Владимир Ильич авырый, Солтангалиев иптәш, – диде Сталин. – Ә син аның саташып язган нәрсәләрен «туземный» коммунистлар арасында пропагандалап йөрисең. Р.Мөхәммәдиев Пропагандалап килү Күптәннән пропагандалау белән шөгыльләнү Пропагандалап тору Даими яки әледән-әле пропагандалау Пропагандалый башлау Пропагандаларга тотыну |