ПРОПАГА’НДА и. лат. 1) Билгеле бер фикерне, идеяне, карашны, тәгълиматны халыкка җиткерү һәм тирәнтен аңлату. Хәрбиләр арасындагы пропаганда эшен тагы да киңәйтергә, Советларның һәм большевикларның максатын аңлатырга кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Әлтәф – райкомның пропаганда бүлеге мөдире, ул спектакль алдыннан лекция сөйләгән иде. Р.Хәбибуллина. Татарга каршы пропаганда йогынтысында XVII гасырдан башлап татарга каршы «патриотик фольклор» мәйданга чыга. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар 2) Киң массаларга сәяси характердагы идея тәэсире. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. М.Җәлил. Гомумән, ул заманда – XX гасырның 1960–1980 елларында – Көнбатышның, рәсми совет пропагандасы телендә әйтсәк, «прогрессив» язучыларына үзенчәлекле мода, аларны романтиклаштыру бар иде! И.Вәлиуллин. Татар группасы исә милли хәрәкәттә әлеге комитет линиясен үткәрергә, социал-демократик пропаганданы татар телендә алып барырга гына хаклы була. Ватаныбыз тарихы |