ПРОМЫ’ШЛЕННОСТЬ и. рус 1) Халык хуҗалыгының җир асты казылмаларын табу һәм чимал эшкәртү, әйберләр җитештерү һәм куллану кирәк-яракларын булдыру белән шөгыльләнә торган тармагы; сәнәгать. Фән, сәнгать, промышленность өлкәсендәге көчләрне бер кулга җыйсаң, татарның мөстәкыйль дәүләтле булып яшәрлек кодрәте күз алдына килә дә баса. М.Галиев. Ә инде төшке аштан соң хуҗалык һәм промышленность предприятиеләре җитәкчеләре Киров исемендәге колхозга юл тоттылар. Т.Нәҗмиев. Промышленность, транспортның үсеше Җир атмосферасына байтак зарарлы матдәләр үтеп керүгә китерде. Физик география

2) Билгеле бер производство предприятиеләре. Безнең хәрби промышленностька ташламалар бар, «Мелита»га льготалар бар, ә китап сатуга льготалар юк. Т.Миңнуллин. Муса хәрби промышленность предприятиеләрендә эшләүче яшерен оешма членнарының практик эшчәнлеге турында күбрәк сөйләвемне сорады. Р.Мостафин. Турганов уйга калып торды да әкрен тавыш белән болай диде: – Авыр промышленность үсми торып, ил ныгый, байый алмый. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә