ПРОМЫ’ШЛЕННИК и. рус Сәнәгать предприятиесе хуҗасы. Күпләр өчен Табигать – хуҗасыз байлык. Аның хакында кайгыртуның нәрсә икәнен белмәгән промышленниклар җирне, суны, һаваны гына түгел, ә бәлки җаннарны да пычраталар. Ә.Баян. Әтием Идел буендагы шәһәрләрнең берсендә зур промышленник булган. Т.Гыйззәт. Әгәр дә тыштан – хаким милләттән ярдәм алмыйча, мәктәпләр салып, эшче-крәстиян сыйныфын, үз буржуазиясен булдырып, үз промышленникларын үстереп, үз интеллигенциясе булып, аның матбугаты үз телендә булса, --- бу халык «милләт» дип аталырга тулысынча хаклы. Р.Батулла |