ПРО’МЫСЕЛ и. рус 1) Җәнлек, кош, балык һ.б.ш.ны күпләп аулау предприятиесе яки предприятиеләр төркеме. Хәзерге вакытта кабан дуңгызларының саны меңнәрчә баш белән исәпләнә, һәм ул промысел хайваннары рәтенә керә. Физик география. Промысел хайваны – ите, тиресе, йоны яки мөгезе өчен аулана торган хайван. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр. Беринг диңгезендә --- балык, диңгез мәчеләре, тюленьнәр промыслы үсеш алган. Ирек мәйданы 2) Чимал табу предприятиесе яки предприятиеләр берләшмәсе. Шул ук көнне промыселлар идарәсенә барып тавыш куптарды ---. Ә.Баян. Наиләнең күптән инде аны промыселга – үзе эшли торган скважиналар янына алып барасы килә иде. М.Хәсәнов. Судагы --- кара төснең нефть икәне беленде дә, Наҗарның йөрәге жу итеп китте. Кит тоту промыселы идарәсе каршына диңгездә йөзүдәге яңалыкларны белергә теләүчеләр җыела. М.Юныс |