ПРОМТОВАР и. рус Көнкүрештә әһәмиятле булган сәнәгать товарларының гомуми атамасы (мәс., тукыма, кием, аяк киеме, трикотаж һ.б.ш.). Секретарь сүзендә торды: кампанияне башлаучы ике колхоз межасына кичке сигезгә раймаг машиналары килеп туктады, берсендә – промтовар, икенчесендә гастроном иде. М.Мәһдиев. Әткәйнең складында төрле-төрле сатин-ситсы, аяк киеме кебек промтовар була. Р.Даутов. Якындагы промтовар кибете дә, ашханә дә ябык иде. Н.Фәттах |