ПРОМО’УТЕР и. махс. ингл. 1) Нинди дә булса чараны (концерт, спорт ярышлары һ.б.ш.ны) оештыруда акчалата ярдәм итүче 2) Фирма җитештергән товарны рекламалау белән шөгыльләнүче зат. Әмма көндезге бүлектә беренче сменада укучы студентларга яраклы эшләр бармак белән генә санарлык: промоутер, реклама кәгазьләре ябыштыручы, зур кибетләрдә азык-төлекне пакетларга тутырып торучы һәм өйдәге эш. Ватаным Татарстан |