ПРОЛОГ и. гр. 1) Әдәби яки музыкаль әсәрнең, спектакльнең кереш өлеше. Поэмадагы әнә шул пролог ханның ни сәбәпле гайрәте килүенә һәм Таһирны җәзалавына ачыклык кертә. Ә менә либреттода андый пролог булмавы конфликтның әзерлексез бирелүен китереп чыгара. М.Җәлил. Драма авторлары бөтен әсәрнең уңышы шушы проблемага, аның ни дәрәҗәдә тулы һәм дөрес хәл ителүенә бәйле булуын белеп эш йөрткәннәр. Бу прологта ук күренә. А.Әхмәдуллин. Батулла үзенең әсәрендә, пролог рәвешендә, Сөембикә токымының һәм, гомумән, татар дәүләтчелегенең тирән тамырларын юллап, аралап, бүгенге укучыга күрсәтә. Ф.Хатипов

2) күч. Нәрсәнең дә булса башлангычы. Күпме яздым! Әмма китапларымның Әллә ничә мең дистә юлы – Әйтергә теләгәнемә пролог кына. Ә.Давыдов. Әхмәт Фәйзи тарихи-эпик вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән бик нык кызыксына башлый. «Качкын» операсы либреттосы шагыйрьнең бу юнәлештәге зур эшенең прологы була. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә