ПРОЛЕТКУЛЬТЧЫЛЫК и. Пролеткульт идеяләре, пролеткультчылар карашы. Мондый карашлар шагыйрьнең шул чор әдәбият атмосферасында аерым мәкаләләрдә яңгыраш тапкан пролеткультчылык рухындагы концепцияләргә иярүен күрсәтте. Һ.Такташ. --- «Идел» повесте сыйнфыйлык идеологиясенә, пролеткультчылык принципларына буйсындырылган рәсми әдәбият белеме тарафдарларының каты тәнкыйтенә очрый. Р.Даутов, Р.Рахмани. --- бу юлларда егерменче елларда киң таралган иске мирасны инкяр итү, пролеткультчылык карашлары турында сүз бара. Фатих Әмирхан турында истәлекләр |