ПРОЛЕТКУЛЬТЧЫ и. Пролеткульт оешмасы әгъзасы, пролеткульт идеяләрен яклаучы. Футуристлар һәм пролеткультчылар элекке культурага каршы көрәш лозунгысы белән кизәнделәр, бөтен мирасны инкяр итеп, ниндидер «саф пролетар культура» төзү кирәклеге турында шау-шу күтәрделәр. Г.Халит. Тик пролеткультчыларның, яңа, саф пролетар мәдәният төзибез, дип рухланып йөрүләрен исәпкә алганда, монда күпмедер хаклык та булырга мөмкин. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә