ПРОЛЕТКУЛЬТ и. рус 1917–1932 елларда «лаборатория» юлы белән пролетариат культурасы төзү турында ялгыш идеяләр үткәргән культура-агарту оешмасы. Пролеткульт һәм романтика. Бу ике төшенчә бер-берсе белән сыешмый. Ф.Галимуллин. Берәүләр, катлаулы үткәндәге казанышлар колына әверелеп, ирешелгән ачышларны кабатлау юлына кереп китсә, икенчеләр, пролеткульт, РАПП вәгазьчеләренә ияреп, мираска арка белән борылалар, яңа әдәбиятны буш урында тудыру турында хыялланалар. Т.Галиуллин. Кызганычка каршы, мәдәниятне, гомумән рухи кыйммәтләрне үстерүдә метафизик ысуллар белән дә гамәл итү очрый. Пролеткульт агымы вәкилләренең эшчәнлеге моның классик мисалы итеп китерелә. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә