ПРОЛЕТАРЛАШУ ф. Капитализм шартларында вак товар җитештерүченең (мәс., крестьян, вак һөнәрче һ.б.ш.ның) котылгысыз рәвештә бөлеп, мохтаҗлыкка төшеп, пролетарийга (1 мәгъ.) әверелүе. Горький – шәһәр әдибе. Провинция шәһәренең купец, төрле тип мещан, вак буржуа пролетарлашуының төрле дәверендәге эшчеләр тормышын язган әдип. Г.Нигъмәти Пролетарлашып бетү Бөтенләй, тулысы белән пролетарлашу. Шуның өстенә барлык милләтләрнең әдәбиятлары бер генә идеяне – социализм идеяләрен генә расларга тиешлеген искә алсаң, аларның тора-бара ни рәвешле пролетарлашып бетәчәген күз алдына китерү кыен түгел иде. Ф.Галимуллин Пролетарлашып китү Ниндидер сәбәпләр аркасында кинәт пролетарлашу. Турыдан-туры Х.Ямашев йогынтысы белән революция эшенә тартылган Фәрхетдиннең – пролетарлашып китүче татар крестьяны тибының – тормышын аеруча бер эзлеклелек белән карау, күзәтү игътибарга лаек. Р.Зарипова |