ПРОЛЕТА’РИЙ и. лат. 1) Марксистик концепциядә: үз җитештерү чаралары булмаган яллы эшче катлавы. Без иң элек гәзитнең иң башына язып куелган «Бөтендөнья пролетарийлары, берләшегез!» дигән девизны алып ташладык. Р.Миңнуллин. Алар, --- җае чыккан саен, күкрәк сугып: «Без – пролетарий!» – дип кычкыралар. Г.Сабитов. Большевиклар --- эшче пролетарийны гегемон дип игълан итеп (гәрчә алар өчен кыл да кыймылдатмасалар да), авыл кешесен, игенчене алар тәкәллефсез генә икенче сортлы, --- кавемгә санадылар. Р.Зәйдулла

2) тар. Борынгы Римда: милке булмаган түбән катлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә