ПРОЛЕТАРИАТ и. лат. Марксистик концепциядә: үзләренең җитештерү чаралары булмаган, җитештерү чаралары хуҗасына үз хезмәтен сатып көн итә торган яллы эшчеләр, пролетарийлар сыйныфы. Мәскәү – пролетариат иленең йөрәге – көннән-көн үсә, зурая бара. А.Алиш. Үзең уйлап кара, Мулланур: ни өчен дип әле бөтен хезмәт ияләренә азатлык китергән революцияне, яңа тормышны пролетариат диктатурасы белән чикләргә? Р.Мөхәммәдиев. – Революцион аңлы пролетариатның колхозчы крестьянга эчкерсез ярдәм кулы сузуы! – дип көлде Әмирхан. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә