ПРОЛЕТАР с. 1. 1) Пролетарий булган. Пролетар революция ясыйм, дип йөргән большевик Солтангалиев Крестовников заводы эшчеләреннән чак качып котылган, дигән сүзне ничек күтәрерсең!.. Р.Мөхәммәдиев. Мин --- рус халкының пролетар язучысы Максим Горький сүзләрен тагын бер мәртәбә искә төшерергә булдым. Сөембикә

2) Пролетарийларга хас. – Болар бакча эчендә калган эткә дә дәрт биреп өрәләр инде, – диде Ирек. – Үзләренчә пролетар теләктәшлек, – дип җөпләде Габделнур. Р.Кәрами. Ул чорда бары тик халыклар дуслыгы һәм пролетар интернационализм турында гына сөйләшергә ярады. Р.Вәлиев

2. и. мәгъ. сөйл. Пролетарий. Үзебез, без йолкышлар түгел, без пролетарлар, пролетарлар, дип әйтә торабыз. Н.Дәүли. Синең нәрсә, кашың да күзең, мылтыгың да үзең. Гомер-гомергә пролетар. А.Гыйләҗев. Анда Ленинның үзе белән бергә эшләп үскән пролетарлар бармы? Р.Гайфуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә