ПРОКУРО’РЛЫК и. Прокурор булып эшләү, прокурор вазифасы. Минем рәсми прокурорлыгым социализм юлындагы идеяләремне гамәлгә ашыру өчен зур мәйдан гына ачачак. М.Галәү. Аңа башта: «Алган акчаларыңны, әйберләреңне кире кайтарып бир, сине прокурорлык эшеннән азат итәбез һәм шуның белән чикләнәбез», – дигәннәр. Н.Хәсәнов. Моңа аның эше дә – башта тикшерүче, аннан прокурорлык хезмәте дә сәбәпче булды бугай. М.Насыйбуллин |