ПРОКУРОР и. лат. 1) Законнарның төгәл үтәлешен күзәтүче дәүләт хезмәткәре. Тимерханның эше турында сөйләп биргән хатын тамагын кырды. Бу – районның прокуроры Улибаева икән. М.Мәһдиев. Төгәл генә җавап ишетмәгәч, прокурор криминалист Камалетдиновны чакырып кертте ---. Х.Вәлиәхмәтов. Шуны искәртәм: бу көнгәчә әле соловецлар җиренә бер прокурорның да аяк басканы юк! Р.Мөхәммәдиев 2) Суд процессында дәүләт гаепләүчесе. Прокурор чыгышында Вәсилә өчен бер яңалык та юк иде, әлбәттә, чөнки ул гаепләү нәтиҗәсе белән таныш инде. Ә.Сафиуллин. Прокурор үзенең гаепләү речендә җәлилчеләрне, герман командованиесенең «зур ышаныч» күрсәтүеннән файдаланып, рейхка каршы җимерү эше алып барган бандитлар төркеме дип күрсәтергә тырыша. Р.Мостафин. Прокурор тутый кош шикелле гел бер үк сүзне кабатлый: – Район судының карарын дөрес дип табам һәм җәзаның үзгәрешсез калдырылуын үтенәм. И.Сираҗи |