ПРОКЛАМА’ЦИЯ и. лат. Агитация максаты белән таратыла торган сәяси эчтәлекле листовка. «Оһо! Тентү буласы, ди. Прокламацияләр басалар икән», – дип уйлады малай ---. А.Тимергалин. – Прокламация бу... – дип башлады Гыйльметдин тыныч кына, аннары кызыбрак китте. – Без аларны стеналарга ябыштырабыз... Байларның котын ала ул... Г.Иделле. Автор Ямашевның революцион эшчәнлеген аның беренче мәртәбә татар телендә прокламация чыгаруыннан башлый. Р.Зарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә