ПРОКАТ II ф. Берәр әйберне түләүле нигездә вакытлыча файдалануга бирү формасы. Прокатка конькилар алып, пальтоларын салмый гына боз өстенә чыктылар. И.Гази. Балалар ач булмасын дип, сату өчен икмәк пешерә, прокатка машина алып кием тегә, бәйләү бәйли. Ә.Баян. Менә шул Харрас бер көнне сулуы кабып палатама килеп керде дә: «Әйдәле, Зөфәр абый, чыгып та йөрмисең, прокатка көймә алдым, көймәдә йөреп кайтыйк бер», – ди. М.Ибраһимов |