ПРОКАТ I и. рус 1) Кызган килеш эшкәртү ысулы белән ясалган әйбер. Прокат цехы кайнар тасма суза; Болванкалар – тасма төргәге. Х.Туфан. Комплекс составына кокс химиясе, сортлы прокат производствосы, җылылык электр станциясе, кислород станциясе керә. М.Мәһдиев. Әрәм булган цемент – тау икән; аста ятып черегән металлны прокат станы аша үткәреп калай ясасаң, төзелеш мәйданын тоташтан капларлык калай чыгачагын исәпләп бирдем. А.Гыйләҗев 2) сөйл. Прокатлау станы. Метеордай кызган болванка Килеп кысыла прокат валына. Ф.Кәрим 3) Нәрсәне дә булса түләү юлы белән, вакытлыча файдалану өчен биреп тору урыны. Ильяс белән Рәйхан чаңгыларын ял базасының прокат бүлегенә тапшырдылар да җәяүләп автобус тукталышына киттеләр. Р.Мулланурова. Шуңа күрә Габделнурга үз җаен үзе кайгыртырга туры килде: шампан шәрабы, «Столичный» юнәтте, прокат пунктыннан телевизор, савыт-саба, шул исәптән рюмка-фужер кебек вак-төяк алып кайтты. Р.Кәрами. Икенче көнне Илһам прокат бүлегеннән кечкенә генә суыткыч алып кайтты. Х.Ширмән |