ПРОИЗВО’ДСТВО и. рус 1) Җәмгыять яшәеше өчен зарури булган матди байлыклар җитештерү процессы. Өченче көн производство киңәшмәсендә безнең эшебезгә комачаулый торган моментларны тәнкыйть итеп чыккан идем. Р.Ишморат. Цех бинасы иркенәйтелде, вентиляторлар эшли, производство мөмкин булганча механикалаштырылды. М.Маликова. Укулардан соң бер-ике атна мәктәп бакчасында эшләгәч: «Хәзер производство практикасы үттегез. Җиденчегә күчтегез», – диделәр. Д.Галимов 2) Продукция әзерләү, эшләү белән турыдан-туры бәйләнгән эш. Скворцов Уралда эшче семьясында туып үскән, биш ел производствода эшләгән. М.Гали. --- производствода эшләтмәү яисә, киресенчә, эшләргә мәҗбүр итү --- белән бергә залим ир хатынын туганнарыннан, дусларыннан аера. Сөембикә 3) Халык хуҗалыгының яки сәнәгатьнең бер тармагы. Май сыгу производстволары безнең терлекчелегебезгә ел саен, ай саен, көн саен аксымга бай булган түп биреп тора. А.Расих. Ул елларда безнең Казанда мехлар эшкәртү производствосы бик кызу үсә башлаган иде. Ә.Еники. Район авыл хуҗалыгы производствосы идарәсенең баш агрономы мине үз машинасына чакырган иде. З.Вәли |