ПРОЗА’ИК II с. 1) Проза (1 мәгъ.) белән язылган. Бу биштомлык басмасында аның прозаик язмалары шактый күләмдә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә. Х.Туфан. Шуңа күрә ул шигъри сүзгә мөрәҗәгать итә һәм хатның прозаик текстына җырлар да өсти. К.Миңнуллин. Пьесалар белән бер үк вакытта хикәяләр дә иҗат итә, пьесалар һәм прозаик әсәрләр тәрҗемәли. Г.Камалетдинов 2) Прозага хас, шигъри булмаган, коры, төссез. Поэтик бизәкләр дә төссезләндерелгән: башка прозаик сүз белән алыштырылган. Г.Кашшаф. Прозаик әйләнмә 3) күч. Гадәти, кызыксыз, эчпошыргыч, күңелсез (тормыш, көнкүреш тур.). Мине бәрәңге һәм ит-сөт дип аталган «прозаик» әйберләр турындагы уйлар [басты]. Казан утлары |