ПРО’ЗА и. лат. 1) Шигъри төзелешкә нигезләнмәгән чәчмә әсәр. Нәҗми һәм Кутуйның прозага күчүен, Такташның традицион ритмикадан чыкмавын искә алганда, татар шигырендәге, бигрәк тә ритмикадагы яңачалыкның җаваплылыгы минем өстә иде. Х.Туфан. Баксаң, болай да гомер буе проза язганмын икән! Ш.Галиев. Бу вакытта ул инде язучы, унлап китап авторы буларак (сигезе – шигырь, икесе – проза) татар укучылары арасында шактый танылган була. Р.Мостафин

2) Чәчмә әсәрләрдән торган әдәбият; сөйләмнең чәчмә төре белән язылган матур әдәбият әсәрләре. Сугыштан соңгы татар прозасын да карап-күзәтеп барырга вакытын таба иде. Х.Сарьян. Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эстетик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Р.Даутов. Балалар прозасы белән танышып чыкканнан соң, күңелдә шундыйрак хис кала. Р.Миңнуллин

3) күч. Көндәлек тормыш; тормыш өчен кирәкле, гадәти нәрсә. Мондагы «поэзия»не ташлап, тагы шул «проза»га ‒ эчпошыргыч тормышка кайтырга кирәк. Ә.Фәйзи. Юк, Таймас әле боларны белеп бетерми, ләкин кайчакларда ул үзен тормыш прозасыннан тәмам гарык булган карт итеп тоя иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә