ПРОЖЕ’КТОР и. лат. Көчле яктылык чыганагыннан һәм зур батынкы көзгедән гыйбарәт җайланма (бу көзге үзенә төшкән яктылык нурларын билгеле бер юнәлешкә туплый). Ара-тирә теге яктагы прожектор уты су өстен капшап уза. Ш.Рәкыйпов. Сезнең прожекторыгыздан берәр файда бармы? Д.Гыйсметдинов. Королёв ракетаны ерактан ук күреп алды. Казахстан далалары үзәгендә, салкынча төн караңгылыгын ярып, прожектор утлары ракетага төбәлгәннәр. Галәмгә юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә