ПРОЖЕКТЁРЛЫК и. Тормышка ашмаслык, нигезсез планнар төзү белән мавыгу. Бу фикернең практик нигезе юк, алдан ук уңышсызлыкка дучар ителгән сафсата, прожектёрлык бу! А.Гыйләҗев. Һәм бу ышануны Екатерина II нең казакъ халык уку йортлары «оештыруы» кебек «прожектёрлык» кына дип бәяли алмыйбыз. М.Гайнетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә