ПРОЕ’КЦИЯ и. лат. 1) мат. Күләмле фигураларны яссылыкта бирү, сызым белән күрсәтү. Рәсем сәнгатендәге проекция закончалыгын да аңламаган. Г.Дәүләтшин. Чөнки ул [Королёв] өч проекциядә фюзеляж рәсеме ясау, матур итеп кильнең сызымын сызу, лонжерон һәм нервюраларның үрелмәләрен сызу белән генә әле эшнең бетмәгәнлеген яхшы аңлый. Галәмгә юл. Тәкъдим ителә торган биремнәр ике проекция яссылыгында төзелә. Фигураларның проекцияләре 0,5–1,4 мм калынлыктагы сызыклар кулланып сызыла. Сызма геометрия

2) махс. Рәсемнәрне, сызымнарны, кинокадрларны оптик юл белән экранда зурайтып күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә