ПРОЕ’КТОР и. лат. Нинди дә булса сурәтне экранга зурайтып төшерү өчен кулланыла торган прибор; проекцион аппарат. [Нуров] атналар буе үзе төшергән киноленталарны проекторда карап өйрәнеп утыра. А.Тимергалин. Соңгы елларда яңа әйберләр кайтарылганы булмаса да, кабинетлар уку процессына җиһазланган: интерактив такта, өч мультимедиалы проектор, укытучыларның һәрберсендә ноутбук, һәрбер ноктада кабельсез Wi-Fi челтәреннән файдаланырга була. Туганайлар |