ПРОЕ’КТЛАУ ф. к. проектлаштыру. [Б.Урманче] һәйкәлнең архитектура өлешен дә үзе проектлый. Казан утлары. Алда исәпләү эшләре, яңа машинаны проектлау, төзү, сынап карау эшләре тора. Галәмгә юл. Казан метрополитенын проектлау һәм төзү галимнәрнең күпьеллык тикшеренүләре нәтиҗәләренә нигезләнде. Ватаным Татарстан Проектлап бетерү Тулысынча, ахыргача проектлау. Әллә сез шәһәр үзәген миннән башка гына проектлап бетердегезме? М.Маликова Проектлап кую Алдан проектлау |