ПРОЕКТ и. лат. 1) Нинди дә булса корылманың, төзелешнең, әйбернең алдан әзерләнгән язма планы, сызымы. Институттан бер-ике квартал аста гына берникадәр үзгәртелгән, яхшыртылган проект белән өч йорт салалар иде, ---. Х.Сарьян. Күпер, --- иске проект белән салыначак. М.Хәсәнов. Бүген аның мөдире яңа бина төзү буенча проектлар юнәтеп йөри. И.Әмирханов 2) Берәр нәрсә оештыру, төзү уе, нияте. --- хәзер Кытай археологиясендә дә халыкара проектлар актив тормышка ашырыла ---. Чын мирас. Фестиваль уңаеннан проект делегациясе шулай ук Нуриев әнисенең туган ягы – Әлки районының Базарлы Матак авылында булды. Шәһри Казан. «Беренче канал» оештырган «Голос» проектында катнашкан милләттәшләребез --- беренче, икенче урынны алды. Мәдәни җомга 3) Берәр документның расланганчыга кадәр фикер алышу, төзәтмәләр кертү өчен алдан төзелгән тексты. Курсовой проектның эшен бетереп, тизрәк җибәрергә кирәк. Э.Касыймов. Комиссиянең председателе карар проекты белән безне таныштырды. Т.Миңнуллин. --- пенсияләр буенча соңгы закон проектында тумыштан инвалид балаларга пенсияне арттыру каралган. Р.Миңнуллин |